Мәскәүдә ТР һәм “Сочи-2014” Оештыру комитеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

2011 елның 31 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы һәм “Сочи-2014” Оештыру комитеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Сочи-2014” Оештыру комитеты генераль директоры Дмитрий Чернышенко кул куйды. Имзалау процедурасы бүген Мәскәүдә, “Универсиада. Бизнес өчен мөмкинлекләр” конференциясе кысаларында узды.
Татарстан Республикасы һәм “Сочи-2014” Оештыру комитеты арасындагы килешү 2013 елда Казанда Бөтендөнья җәйге Универсиадасына һәм 2014 елда Сочида кышкы Олимпиадага әзерлек һәм аларны үткәрү кысаларындагы хезмәттәшлекне күздә тота. Яклар мәдәни, икътисади, IT-тармакларда, шулай ук квалификацияле персонал әзерләү, волонтерлар хәрәкәтен оештыру һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итәчәк.
Документта шулай ук кышкы Олимпия уеннары һәм 2013 елгы Универсиада мирасы белән идарә итү, Олимпия һәм Паралимпия хәрәкәте, Универсиада һәм студентлар спорты кыйммәтләрен популярлаштыру буенча чаралар үткәрүгә бәйле мәсьәләләр хакында сүз бара.
Документка кул кую процедурасы төгәлләнгәннән соң Россия гаммәви мәгълүмат чаралары өчен матбугат конференциясе үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International