Рөстәм Миңнеханов поликлиникаларны капиталь рекмонтлау турында: Без төзүчеләрдән сыйфатлы эш көтәбез, һәр объект аеруча игътибар белән кабул ителәчәк

2017 елның 29 апреле, шимбә

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе 2017 елдан башлап 551 тикшерү үткәргән. Хезмәт нормалары һәм кагыйдәләрен бозу өчен 3 млн. 228 мең сумлык 129 карар чыгарылган. Әлеге күрсәткечләрне ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты.

Алексей ФРолов хәбәр иткнәчә, санитар-экология ике айлыгы дәвам итә. ТР Төзелеш министрлыгы ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белән берлектә төзелеш мәйданчыкларында "Чиста төзелеш" чарасын үткәрделәр. 1-25 апрель көннәрендә 134 тикшерү үткәрелде, 38 кагыйдә бозу ачыкланды, 33 административ беркетмә төзелде. 

Гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерү программасы буенча 159 мең кв. метрга 4 мең 361 килешү имзаланды, бу гомуми күләмнең 89 % тәшкил итә. Быел 64 йорт төзелү планлаштырыла. Шуларның 6 сында эшләр тәмамланган инде, 28 объектта - эчке төзекләндерү эшләре бара, 14 объектта түбә корыла, 14 - диварлар төзелә, 2 объектта нигез салу эшләре бара. 

Федераль дәүләт статистикасы органы мәгълүматлары буенча 2017 ел 1 кварталы нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясендә 13 млн. 130,4 мең кв. метр торак сафка кертелгән, бу 2016 елның шул чорына караганда 84,2 % тәшкил итә. 

Субъектлар арасында сафка кертелүче торак саны буенча уңай күренеш дүрт субъектта, шул исәптән Татарстан Республикасында. 

28 апрель көненә республикада 798,6 мең кв. метр торак сафка кертелде, бу узган елның шул чорына карашанда 103,6 % тәшкил итә. 

Социаль ипотека программасы буенча 164 төзелүче объект буенча әзерлеге югары дәрәҗәдәгеләре - 69, уртача - 39, 56 сында эшләр башланган гына. 

2017 елда арендалы торак программасы буенча 22,6 мең кв. метрлы 13 торак төзү көтелә. Шулардан 4 се сафка кертелгән, анда 30 фатир. 

Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү буенча эшләр дәвам ителә. Бүген 61 ветеранга 15 йорт тезелә. 

"Авыл клублары" программасы буенча республикада 31 объектта эшләр бара. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, бу атанда 2017-2018 елларда республиканың шәһәр һәм муниципаль районнарында поликлиникаларны төзекләндерү буенча ике еллык программа кабул ителде. Барлыгы 197 объект төзекләнәчәк. Шул эштә катнашачак министрлыкларга мөрәбәгать итеп, ТР Президенты подрядчы оешмаларны сайлауга игътибарлы булырга өндәде. Ул искәрткәнчә, "һәр объект аеруча игътибарлы кабул ителәчәкләр". 

"Әлеге объектлар социаль әһәмиятле функция башкара. Программа 3 млн. кешене кагылачак, - диде ТР Президенты. - Без бердәм стандарт билгеләдек, аның буенча эшләргә кирәк". 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов "Салават Күпере" һәм "М-14" торак комплексларында йортларны сафка кертү турында искәртте. Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин сүзләренчә, киләсе атнада "Салават Күпере" ндә 10-5 (5-7 май) йортын сафка кертү көтелә. Шулай ук "М-14" ТК нда чирттагы объектта эшләр тәмамлана. 

Видеоэлемтә буенча ТР Президенты Казан мэры Илсур Метшин белән сөйләште. "Әлеге компекслар буенча халыктан мөрәҗәгатьләр күп килә. Шуңа күрә көн саен төзелеш мәйданчыкларына барырга, эшләр барышын тикшерергә кирәк. Сафка кертүгә киртәләр булырга тиеш түгел: акча бар, җарысы да бар. Халык белән элетмәдә булырга онытмагыз, аларга һәр йорт буенча аерым аңлатырга кирәк", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. 

Шулай ук ТР Президенты юллар төзелеш буенча эшләрнең актив вакыты турында исәкртте. Контроль-күзәтчелек органнары аеруча игътибар белән объектларны кабул итергә итеш. "Бөтен технология таләпләре башкарылуын игътибарда тотарга кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу бик кыйбат. Яңа технологияләрне кулланыгыз, фәнне җәлеп итегез". 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International