Татарстан Президенты "Хәзинә" галереясендә Даши Намдаков күргәзмәсендә булды

2011 елның 1 июне, чәршәмбе

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Хәзинә” сәнгать галереясендә танылган Бурятия остасы Даши Намдаков күргәзмәсендә булды.

ТР Президентын ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, Казан мэры Илсур Метшин, ТР мәдәният министры Айрат Сибгатуллин һәм ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева озатып йөрде. Кунаклар өчен экскурсияне күргәзмә экспозициясе авторы, рәссам Даши Намдаков үткәрде.

Экспозияциядә танылган останың 100 гә якын скульптурасы, графикасы һәм зәркан сәнгате тәкъдим ителгән. Даши Намдаков әсәрләренең төп темасы күчмә халыкларның мәдәни мирасы, мифлар, легендалар, монголлар тарихы. Аның скультуралары Байкал аръягы, Иркутски һәм Кемеро өлкәләре, Астана һәм Казакъстан ландшафтларын бизи.

Күргәзмәне карап бетергәч, Рөстәм Миңнеханов “Хәзинә” сәнгать галереясенең дәрәҗәле кунаклар китабында язу калдырды. “Бурятия халкы улы Даши Намдаковның үзенчәлекле, кабатланмас иҗатына сокланам. Барысы да останың талантлы куллары һәм искитмәле фантазиясе белән эшләнгән. Һәр әсәре тормышчан, энергияле, нәфис, нәзакәтле, гүзәл. Бу күргәзмәнең Казанның мәдәни тормышында күркәм вакыйга булачагына ышанам”, дип белдерде ТР Президенты истәлекле язмалар китабында.

Даши Намдаков журналистларга биргән әңгәмәсендә, бүген ТР Президенты Казан өчен скульптура ясарга тәкъдим итте дип белдерде. “Бу җиңел түгел, уйларга кирәк”, - диде рәссам.

Даши Намдаков XXI гасырның танылган Россия рәссамы булып тора. Ул Россия сәнгать академиясе хәбәрчесе, РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты, Россия кино сәнгате академиясе әгъзасы, Бурятиянең атказанган рәссамы.

Скульптор Россиядә һәм чит илдә, шулай ук Дәүләт Третьяков галереясендә, Дәүләт Эрмитажында, Кытай халык республикасы музеенда, Америка, Франция, Италия галереяләрендә 20дән артык күргәзмә үткәргән. Хәзерге вакытта оста Лондонда урнаштырылачак проект өстендә эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International