Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы делегациясе килде. Делегацияне Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы вице-премьеры Ван Цишань җитәкли. Кытай делегациясе белән бергә Казанга Россия Федерациясе энергетика министры Сергей Шматко да килде.
“Казан” Халыкара аэропортында делегацияне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Кытай Халык Республикасы делегациясе Россиягә Россия-Кытай энергодиалогының чираттагы раундын үткәрү кысаларында килде. Сишәмбе көнне Мәскәүдә Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы вице-премьеры Ван Цишань РФ Премьер-министры Владимир Путин белән очрашты. Бүген Кытай делегациясе Ижауда булганнан соң Казанга килде.
ТР Хөкүмәте йортында делегация әгъзаларына Республиканың икътисади потенциалы тәкъдим ителде. Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Ван Цишань белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы вице-премьерына Казанга визит белән килгән өчен рәхмәт белдерде. “Без сезне Татарстан җирендә сәламләвебезгә шатбыз”, - дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты Ван Цишаньга.
Үз чиратында, Ван Цишань Татарстанның икътисади мөмкинлекләрен тәкъдим итү делегация әгъзаларында зур тәэсир калдыруын билгеләп үтте. “Без сезнең илегез, республикагызга карата гаять зур кызыксыну белдерәбез, - диде Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы вице-премьеры. – Без республиканың нефть чыгару һәм нефть химиясе өлкәсендә әйдәп баруын күрәбез. Татарстан – Россиянең төп сәнәгать төбәкләреннән берсе”.
Ван Цишань шулай ук Татарстанның Кытайның Шаньду провинциясе белән тугандаш булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, Кытайның әлеге иң зур үсеш алган провинцияләренең берсендә 90 миллион кеше яши. “Бу сезнең байлыклар өчен гаять зур базар, - дип мөрәҗәгать итте Р.Миңнехановка Ван Цишань. – Безгә төбәкләр арасындагы хезмәттәшлекне активрак үстерергә кирәк”.
Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы вице-премьеры Рөстәм Миңнехановка 2013 елгы Универсиаданың уңышлы узуын теләде.
Бүген Кытай Халык Республикасы делегациясе Казан Кремленә экскурсия ясаячак, ә иртәгә Татарстан башкаласында үзенең эш программасын дәвам итәчәк.