Илдар Халиков Түбән Камада Баланы акыл ягыннан үстерү үзәген ачу тантанасында катнашты

2011 елның 1 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Түбән Камага сәфәр кылды.

Балаларны яклау көнендә Түбән Камада “Подсолнушек” Баланы акыл ягыннан үстерү үзәге ачылды. Заманча балалар бакчасы ачылу шәһәр өчен истәлекле вакыйга. Тантанага чакырылучылар арасында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов бар иде.

Үзенең сәламләү сүзендә Илдар Халиков “Бәләкәч” республика программасының әһәмиятен генә түгел, шәхси предприятиеләрнең мәктәпкәчә белем бирүне үстерүдә катнашуын да билгеләп үтте. “Балаларны акыл ягыннан үстерү үзәге – 90 нчы балалар бакчасы” “Татнефть” ААҖ һәм “ТАНЕКО” ААҖ акчаларына төзелде һәм җиһазландырылды. Премьер-министр эшне оператив төстә, сыйфатлы итеп башкарганнары өчен төзүчеләргә рәхмәт белдерде һәм Татарстан Президенты, Дәүләт Советы һәм республика Хөкүмәте исеменнән иң яхшыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин әлеге рәхмәт сүзләренә кушылды һәм муниципалитет исеменнән төзүчеләргә бүләкләр тапшырды. “Әлеге балалар бакчасының Түбән Кама җиренең горурлыгына әвереләчәк булачак акыл ияләре һәм талантлар әзерләячәгенә өметләнәм”, - диде ул.

Әлеге үзәктән тыш, Илдар Халиков бүген тагын бер мөһим социаль объектта – шәһәрнең 28 нче микрорайонында төзелә торган балалар бакчасында булды. Ул “Бәләкәч” республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында сафка бастырыла. Илдар Халиков объектны вакытында тапшырырга өлгерү өчен төзүчеләргә эш темпларын арттырырга киңәш итте. 260 балага исәпләнгән әлеге балалар бакчасын октябрь аенда ачу планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International