Татарстанда капиталь ремонт 996 күп фатирлы йортның 766ында башланган

2017 елның 6 мае, шимбә

Бүгенгә Татарстан Республикасында 42 муниципаль берәмлектәге 996 күп фатирлы йортның 766ында капиталь ремонт башланган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2017 елда Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 43 муниципаль берәмлектәге күп фатирлы йортларда 1 мең 418 тикшерү уздырган. Техник иминлекне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозу буенча 4 муниципаль берәмлектә 13 факт ачыкланган.     

Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча 4 мең 373 сатып алу шартнамәсе төзелгән, бу гомуми саннан 89% тәшкил итә.

Мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт буенча эшләр барлык 146 объектта да (36 мәктәп һәм 110 балалар бакчасы) оештырылган. 2 атна эчендә динамика 4,6%. Кайбыч районында эшләр тәмамланган.

4 балаларны савыктыру лагеренда капиталь ремонт дәвам итә. Озакламый объектлар файдалануга тапшырылачак.

10 һөнәри булдырылган ресурс үзәгендә (колледжда) һәм 44 мәдәният объектында капремонт бара.

Татарстан Республикасы муниципаль архивларына капиталь ремонт программасы буенча 17 муниципаль архивны ремонтлау карала. 4 майга эшләр барлык объектларда да башланган.

Бүгенгә 4 яшүсмерләр клубында, 10 Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре җирлекләре советлары бинасында һәм 6 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә капиталь ремонт төгәлләнгән.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, Ютазы районының Урыссу шәһәр тибындагы поселогында индивидуаль җылыту системаларына күчү эшләре дәвам итә. Бүгенгә Татарстан Республикасы газлаштыру фонды 2233 гариза кабул итккән. 410 фатир яңа казаннардан файдалана.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Урыссуда сентябрь аена кадәр бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк, һәм ул Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинга бу проблеманы даими рәвештә контрольдә тотарга кушты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International