Рөстәм Миңнеханов РФАнең Ширшов исемендәге океанология институты директоры Роберт Нигъмәтуллин белән очрашты
2011 елның 4 июне, шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Россия Фәннәр академиясенең Ширшов исемендәге океанология институты директоры, Россия Фәннәр академиясе академигы Роберт Нигъматуллин белән очрашуда төп фәннәрне үстерү турында сөйләштеләр.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узды, анда Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Александр Терентьев һ.б. катнашты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш районының Никольское авылында узган «Каравон» республика рус халык мәдәнияте бәйрәмендә катнашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгын Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская озата йөрделәр.