Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан белән Польшаның хезмәттәшлекне үстерү өчен зур потенциалы бар”

2011 елның 6 июне, дүшәмбе

Татарстан белән Польша арасындагы икътисади-сәүдә, гуманитар һәм мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерү өчен зур потенциал бар. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Польшаның РФ Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Войцех Зайончковски белән очрашуда шулай дип белдерде. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук Польшаның эшлекле даирә вәкилләре дә катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Польша Татарстанның эре сәүдә-икътисади партнеры санала. Узган ел ике арадагы тышкы сәүдә әйләнеше 3 млрд. доллар тәшкил иткән. Шул ук вакытта, ди Татарстан башлыгы, монда төп өлешне Татарстаннан нефть һәм нефть химиясе продуктлары экспорты алып тора. Сәүдә әйләнеше күләмендә Польшадан кертелгән товарлар өлеше нибары 30 млн. доллар.
Берничә ел элек Польша компанияләре Татарстанда кайбер эре проектларын гамәлгә ашырырга ниятләгән иде. Тик кризис планнарга аяк чалды. Хәзер кабат Татарстанга әлеге илдән инвестицияләр җәлеп итү өчен вакыт җитте, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Президенты Польша илчесе белән Казанга килгән эшмәкәрләрдә Татарстандагы индустриаль парклар һәм “Алабуга” МИЗ ы кызыксыну уятыр, дигән ышаныч белдерә.
Татарстан башлыгы шулай ук ике республика арасындагы хезмәттәшлекне гуманитар һәм фәнни өлкәләрдә үстерергә кирәк, дигән фикердә. Алда торган эре спорт ярышлары да хезмәттәшлекне ныгытырга ярдәм итәчәк. Польша 2012 елда футбол буенча Ауропа беренчелеген кабул итәргә җыена, ә Казан 2013 елда Универсиаданы һәм 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатының кайбер матчларын кабул итәчәк. “Ике арада хезмәттәшлекнең мөмкин булган юнәлешләре шактый. Бу сәфәр мөнәсәбәтләргә җитди этәргеч бирәчәк”, дигән ышаныч белдерде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов Польша җитәкчелегенә Гданьскида татарларга куелган һәйкәл өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Илче, үз чиратында, соңгы ике елда Россия-Польша мөнәсәбәтләренең сизелерлек яхшыруын, икътисади хезмәттәшлекнең тиз үсүен искәртте. Ул шул ук вакытта тышкы сәүдә балансында дефицит булуын таный. Войцех Зайончковски сүзләренә караганда, Польша бизнесменнары эле күптән түгел генә Россиягә инвестицияләр сала башлаган. “Без сезнең илдә үзебез өчен яңа төбәкләр ачарга телибез, икътисади хезмәттәшлек өчен яхшы шартлар тудырылган Татарстанга игътибар юнәлтәбез”, - ди илче.
Очрашуда катнашкан Польша эшмәкәрләре ТР Президентына авыл хуҗалыгы, экология, төзелешкә кагылышлы кайбер перспективалы проектларын да тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов бу проектлар кызыксыну уятуын искәртеп, профильле министрлыкларга аларны җентекләп өйрәнергә кушты.
Польша илчесе Татарстан башлыгына Казан университетында биредә эшләгән поляк галимнәре истәлегенә мемориаль такта ачу тәкъдиме белән чыкты. Ул республика башлыгында хуплау тапты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International