Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: Татарстан һәм Новосибирск өлкәсе хезмәттәшлек итәргә тели
2011 елның 7 июне, сишәмбе
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы һәм Новосибирски өлкәсе арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды. Шулай ук Россия Фәннәр академиясе Себер бүлегенең Г.К.Боресков исемендәге Катализ институты һәм «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ арасында фәнни-техник хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Килешүләргә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Новосибирски өлкәсе губернаторы Василий Юрченко белән очрашуы кысаларында кул куелды.
Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында билгеләп үткәнчә, Новосибирски өлкәсе Россия Федерациясенең куәтле фәнни һәм белем бирү үзәкләре булган иң нык үсеш алган идустриаль төбәкләренең берсе. Татарстан Новосибирски өлкәсе белән хезмәттәшлек итүгә карата кызыксыну белдерә һәм имзаланган килешү элемтәләрне яңа дәрәҗәгә күтәрәчәк.
“Безнең потенциал конкрет проектларга әверелергә тиеш. Хакимиятнең бурычы – бизнес һәм фәннең безнең төбәкләрдә үсеш кичерүе өчен тиешле шартлар тудыру”, - дип саный ул.
Республика башлыгы белдергәнчә, Татарстанда төзелгән ИТ-парк һәм федераль электрон сәүдә мәйданчыгының потенциалы Новосибирски өлкәсе тарафыннан файдаланылырга мөмкин.
ТР Президенты Новосибирски өлкәсендәге татар диаспорасына ярдәм күрсәткәне өчен губернаторга рәхмәт белдерде һәм бу җәйдә республика делегациясенең Новосибирскидагы Сабантуйда кунак буларак катнашачагын вәгъдә итте.
Василий Юрченко Новосибирски өлкәсе һәм Татарстанның һәрвакытта да билгеләнгән килешүләрне үтәүләрен һәм моның зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Төбәкләр арасындагы элемтәләрнең тәҗрибә алмашу өчен файдасы зур, диде ул.
“Казанда 6 ел булганым юк иде инде. Бу вакыт эчендә күп кенә яңа объектлар сафка баскан, шәһәр бик нык үзгәргән. Без күп кенә проектларны сездән алып үзебездә гамәлгә ашырачакбыз”, - дип белдерде губернатор.
Аерым алганда, ул билгеләп үткәнчә, Новосибирски өлкәсендә электрон документлар әйләнеше һәм “Электрон Хөкүмәт” проектлары гамәлгә кертеләчәк. Россиянең иң уңышлы эшләүче ике технопаркы Новосибирски өлкәсе һәм Татарстанда урнашкан. Аларның потенциалын ике якка да файдалы шартларда файдаланырга мөмкин.
Василий Юрченко Новосибирски өлкәсе делегациясен җылы кабул иткәннәре һәм бай эчтәлекле программа өчен Татарстан Президентына рәхмәт белдерде.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
Алексей Песошин: Кешеләрнең уңайлы һәм имин тормышын тәэмин итүдә энергетика комплексының әһәмияте бәяләп бетергесез
Кешеләрнең уңайлы һәм имин тормышын тәэмин итү өчен энергетика комплексының әһәмияте бәяләп бетергесез. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татэнерго»да Энергетика көненә багышланган тантаналы чарада белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз