Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы “Бөтенроссия авиация материаллары фәнни-тикшеренү институты” Федераль дәүләт унитар предприятиесе белән фәнни-техник хезмәттәшлек турындагы килешү имзаланды.
Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Бөтенроссия авиация материаллары фәнни-тикшеренү институты” ФДУП генераль директоры, Россия фәннәр академиясе академигы Евгений Каблов кул куйды.
Килешү кысаларында Татарстанның машина төзелеше, авиация кластеры предприятиеләре белән “Бөтенроссия авиация материаллары фәнни-тикшеренү институты” ФДУПнең хезмәттәшлек итүе, композицион материаллар эшләү кысаларында тәҗрибә-конструктор тикшеренүләре үткәрүе ниятләнә.
Документ Бөтенроссия авиация материаллары фәнни-тикшеренү институты бинасында имзаланды, анда Рөстәм Миңнехановка предприятиенең яңа проектлары тәкъдим ителде.