Татарстан Президенты Әстерханда Муса Җәлил һәйкәлен ачты

2017 елның 13 мае, шимбә

Атаклы татар шагыйрь-герое Муса Җәлилгә һәйкәлне бүген Әстерханда ачтылар. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Әстерхан өлкәсе губернаторы Александр Жилкин катнашты.

Искәртик, ТР Президенты Әстерхан өлкәсендә рәсми эшлекле сәфәрдә. 

Татар әдәбияты классигына бюстны шәһәр үзәгендә Әстерхан дәүләт университеты скверында куйдылар. Проектны Әстерхан төбәк иҗтимагый оешмасы - "Дуслык" татар милли мәдәни җәмгыяте һәм Знаменск шәһәре горнизоны башлыгы генерал-майор Леонид Михолап тәкъдим иттеләр. 

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, бу атнада илебез төп бәйрәмнәренең берсен - Бөек Җиңү көнен бәйрәм итте. "Без аны истә тотабыз. Беркайчан да бу җиңүгә ирешүчеләрне сугышта катнашучыларны һәм тылда хезмәт иткәннәрне онытмабыз. Бүген дә без геройга, батырлык һәм каһарманлык символы - Маса Җәлилгә һәйкәл ачабыз", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

ТР Президенты Әстерхан өлкәсе губернаторына, сынчыларга, әлеге проектны гамәлгә ашыруда катнашучыларга зур рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Әстерханда Муса Җәлилгә һәйкәл ачылуга без бик шат. Безнең геройлар турында хәтер мәңгелек булырга тиеш. Сез бик яхшы эш эшләдегез", - диде ул. 

Әстерхан өлкәсе губернаторы Александр Жилкин ассызыклаганча, Маса Җәлил - Россия халкы өчен үрнәк ул. "Әсирлектә чагында Муса Җәлил көрәшен туктатмый, шигырь язуны дәвам итә. Бу - Ватаныңны ярату, аны сакалу һәм үз тормышың исзбенә аны коткару үрнәге", - диде ул. 

Александр Жилкин сүзләренчә шагыйрьнең Әстерханда булганы бар, ул шәһәр турында берничә мәкалә яза, мондагы бакчачылар, балыкчылар турында яза. Әстерханда аның исемендге урам бар. 

Шуннан Рөстәм Миңнеханов һәми Александр Жилкин һәйкәлгә чәчәкләр салды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International