Новосибирски өлкәсе губернаторы Татарстанның иң эре сәнәгать предприятиеләрендә булды

2011 елның 8 июне, чәршәмбе
Бүген губернатор Василий Юрченко җитәкчелегендәге Новосибирски өлкәсе делегациясе Татарстанның Кама аръягы индустриаль зонасында булды. ТР Премьер-министры Илдар Халиков озатуында кунаклар “ТАНЕКО” нефть эшкәртү заводы, “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ, “Алабуга” махсус икътисади зонасы заводлары, “Мастер” Кама индустриаль паркы белән танышты.
Түбән Камада Василий Юрченко республика нефть химиясе тармагының иң эре предприятиеләрендә - “ТАНЕКО” нефть эшкәртү заводы һәм “Түбән Кама Нефтехим” ААҖндә булды.
“Алабуга” махсус икътисади зонасында кунаклар резидентларның ике предприятиесен: «Соллерс-Алабуга» һәм «Прайсс-Даймлер Татнефть-Алабуга Стекловолокно» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрен карады. Әлеге заводлар коммерция автомобильләре һәм пыяла сүс эшләп чыгара.
Василий Юрченкога Алабуга таможня постының заманча терминалын күрсәттеләр. Махсус икътисади зонаның административ-эшлекле үзәгендә Новосибирски өлкәсе губернаторы икътисади зона резидентларының эшен җиңеләйтүче идарә итү системасы белән танышты.
Чаллыда Новосибирски өлкәсе делегациясе Татарстанның иң заманча медицина учреждениеләреннән берсе булган Ашыныч медицина ярдәме хастаханәсендә булды.
Кунаклар шулай ук “Мастер” Кама индустриаль паркы белән танышты.
Кама аръягы зонасына сәфәр белән Новосибирски өлкәсе делегациясенең Татарстанга эш визиты төгәлләнде. Искәртеп узабыз, кичә Василий Юрченко 2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы объектларында, IT-паркта, Казан федераль университетында, “Химград” технополисында булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу барышында төбәкләр арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International