Татарстан Президенты Казанда «BFFT.space» архитектура-белем бирү киңлегендә булды

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында «BFFT.space» архитектура-белем бирү киңлеге - яшьләр фәнни-техник иҗаты үзәгендә булды.

«BFFT.space» үзәге Казанда былтыр ноябрь аенда ачылды. Бүген биредә хәзерге заман инженериясе, архитектура һәм урбанистиканың иң яхшы тәҗрибәләре һәм алымнары тупланган. Яңа мәйданчык белем бирү процессын, тәбрибә һәм конкурс проектлавын, гамәли проектларны башкаруны уңайлырак итте. 

Рөстәм Миңнеханов үзәкне карап чыкты, аның эшчәнлеге белән танышты, лекция залы, макетлар бүлмәсе, агач эшкәртү бүлмәсен карады, студентлар һәм мөгаллимнәр белән аралашты. 

«BFFT.space» җитәкчесе Илнар Әхтәмов ТР Президентына төзелеш университеты студентларының архитектура конкурсына эшләгән проектлары күргәзмәсен күрсәтте. Ул билгеләгәнчә, белем алган вакытта җыелган проектлар партфолиосы студентларга Мәскәү, Санкт-Петербург һәм чит илдәге иң яхшы остаханәләрдә стажировка узырга мөмкинлек бирә. 

Шуннан Рөстәм Миңнехановка "Ямле Ил" муниципаль районнарны төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру барышы турында хәбәр иттеләр. Программаның төп максаты - республика районнары өчен, андагы халык теләген исәпкә алып, иҗтимагый киңлекләрне проектлау. Студентлар проектлары буенча Тәтеш, Алабуга, Чистай, Аксубай районнарында парклар һәм яр буйлары төзекләндерелгән. 

Башка стендларда ТР Президентына Локомотив ярымутравында яхталар маринасын, шул тирәдәге Идел елгасы яр буен һәм Яңа Татар бистәсен үстерү буенча студентлар проектларын тәкъдим иттеләр. 

Аннан лекция залында КДАТУ ндагы проект семинарлары нәтиҗәсендәге эшләрне тәкъдим иттеләр. Беренче семинар Һади Атласи урамына багышланган иде. Әлеге урамны тематик зоналарга бүлеп - ял итү, тарихи, иҗади - алга таба инфраструктурасын үстереп, дублер урам булдыру каралган. ТР Президенты билгеләгәнчә, Казандагы тарихи урамнарны үстерүдә концептуаль яктан килү мөһим. Һәм комиссиягә тарихи бистәләр буенча яңа төзелеш буенча концепцияне карарга тәкъдим итте. 

Киләсе проект Казан үзәгендә җәяү йөрү урыннарын төзекләндерү турында иде. Әлеге проект семинары кураторы Мария Латыпова җәяүле маршрутларны яңарту буенча берничә тәкъдим ясады, шул исәптән Бауман урамын яңартуны тәкъдим итте. 

Рөстәм Миңнеханов тәкъдимнәрне уңай бәяләде һәм әлеге проектлар Татарстан башкаласын туристлар өчен тагын да кызыграк һәм уңай итүен ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International