Бүген Татарстан районнарында Сабантуйлар башланды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча Федераль агентлык җитәкчесе Анатолий Ледовских Нурлатта Сабантуй бәйрәмендә булды. Рөстәм Миңнеханов бәйрәмгә хатыны һәм улы белән килде.
Мәйданга керә торган капка янында кунакларга түбәтәйләр кидерделәр, милли киемле кызлар чәкчәк һәм ипи-тоздан авыз итәргә тәкъдим итте.
Нурлат районы Сабан туенда икмәк-күмәч әйберләре күргәзмәсе оештырылган иде, анда урнаштырылган самавыр янында кунаклар төрледән-төрле камыр әйберләрен, шул исәптән Нурлат чәкчәген татып карады.
Аллеяда татар, рус, чуаш, кавказ һәм көнчыгыш авыллары төзеп куйганнар. Агач өйләр, печән кибәне, утта әзерләнүче ризыклар – боларның барысы да кабатланмас колорит тудырды, ә иҗат коллективлары үзләренең җыр-биюләре белән һәр авылда үзенчәлекле атмосфера булдыруга ярдәм итте.
Декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсендә теләгән һәркем Нурлат районы хезмәтчәннәренең казанышлары белән танышты, шулай ук үзешчән сәхнә осталарының чыгышларын карады һәм халык осталары эшләгән әйберләрне сатып алды. Бәйрәм шәһәрчекләрен “Нурлатнефть”, “ТатРИТЭКнефть” нефть һәм газ чыгару идарәләре, «ТНГ – Нуриз» һәм «ТНГК – Развитие» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре тәкъдим итте.
Спорт мәйданчыкларында традицион конкурслар оештырылган иде. Яшь нурлатлылар “Балачак дөньясы” балалар шәһәрчеге мәйданчыгында ярышты.
Бәйрәм үзәк аренада “Сабан бәйрәме” театральләштерелгән тамашасы белән башланып китте.
Бәйрәмнең төп сәхнәсендә бәйрәмне ачып, Нурлат муниципаль районы башлыгы Наил Шәрапов нурлатлыларның Сабантуйны яхшы кәеф белән каршы алуын билгеләп үтте. Язгы кыр эшләре үз вакытында төгәлләнде. 362 ветеран һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары яңа фатирлар алды. Ипотека программасы буенча 7 йорт төзелә, аларның икесен июльдә файдалануга тапшыру күздә тотыла. “Бәләкәч” программасы буенча 2 балалар бакчасында өстәмә рәвештә 100 урын булдырылган. 12 кеше гаилә фермалары төзергә теләк белдергән.
“Барлык якташларыбызга һәм кунакларга чын күңелдән бердәмлек хисен, күршеләрчә дус мөнәсәбәтләрне саклауларын телим. Бүген сезгә яхшы кәеф юлдаш булсын”, - дигән теләкләрен ирештерде Наил Шәрапов.
Анатолий Ледовских искиткеч бәйрәм оештырганнары өчен нурлатлыларга рәхмәт белдерде. Аның фикеренчә, Татарстан күп кенә күрсәткечләр буенча беренче урында бара һәм Россия төбәкләре өчен үрнәк булып тора. “Бүген мин сезнең мондый нәтиҗәләргә ничек ирешүегезне аңладым. Шулай яхшы ял итә һәм күңел ача белгән халык начар эшли алмый. Татарстан нефть белән генә түгел, кешеләре белән дә бай!” – дип ассызыклады А.Ледовских.
“Хөрмәтле нурлатлылар һәм кунаклар! Нурлат авыл хуҗалыгы буенча алдынгы районнардан санала. Без республикабыз үсешенә керткән өлешегез өчен сезгә тиешле бәя бирәбез. Без сезгә бик тә рәхмәтле һәм сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз!” – диде Рөстәм Миңнеханов.
Республика башлыгының сүзләренә караганда, Сабантуй татар халкында язгы кыр эшләре төгәлләнгәннән соң милли сабан бәйрәме буларак башланган. Хәзер исә Сабантуй бөтен милләтләр өчен уртак бәйрәмгә әверелде, аларның һәркайсы үзен күрсәтә ала. Бу бөтен гаилә белән ял итәр өчен яхшы мөмкинлек.
ТР Президенты билгеләп үткәнчә, быел Сабантуй Россиянең 55 төбәгендә һәм дөньяның 23 илендә билгеләп үтеләчәк.
Район алдынгыларына Татарстанның дәүләт бүләкләре һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Бу минутларда мәйданда Нурлатның данлыклы көрәшчеләре бил алыша, алар арасында билбау көрәше буенча ил һәм дөнья чемпионатлары җиңүчеләре һәм призерлары бар.
Нурлат ипподромында Сабантуй кунаклары ат-спорт бәйрәменең шаһитлары булды.