Быел Татарстанда 218 мең баланың җәйге ялы оештырылачак

2017 елның 23 мае, сишәмбе

Татарстанда җәй көне ял итүчеләрнең саны 3610 кешегә арткан. Барлыгы быел 218 мең бала ялга җибәреләчәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.

2016 елда җәй көне 215 мең  бала ял иткән.

“Быел 54,5 мең кешегә тулысынча республика бюджеты акчасы хисабына юллама буенча ял оештыру планлаштырыла. Бу шул исәптән тормыш хәле авыр булган балалар өчен 16 мең юллама”,  - дип билгеләде  үзенең чыгышында министр.

Бүгенге көндә Татарстанда уннарча балалар лагерьлары реконструкцияләнә. Төп эшләр май утасына башкарылган. Соңгы биш елда дәүләт карамагындагы лагерьларның 59 %ы төзекләндерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International