Татарстанга эш сәфәре белән Таҗикстан Премьер-министры Кохир Расүлзодә килде

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанга эш сәфәре белән Таҗикстан Премьер-министры Кохир Расүлзодә килде.   

«Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.   

Кохир Расүлзодә эш сәфәренең төп максаты – Татарстан башкаласында 2017 елның 25-26 маенда узачак БДБ хөкүмәтләре башлыклары Советы һәм Евразия хөкүмәтара советы утырышында катнашу.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International