Казанга Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич килде

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанга Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич килде.

«Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Татарстан башкаласына эш сәфәре кысаларында бүген Михаил Бабич Россиянең икътисадын модернизацияләү һәм аны инновацион үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы совет президиумы утырышында катнашачак. Утырышның темасы – студентларның технологик эшкуарлыгын һәм икътисадта университет эшкуарлыгын үстерү.

Иртәгә, 2017 елның 26 маенда, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле БДБ хөкүмәтләре башлыклары Советы һәм Евразия хөкүмәтара советы утырышы кысаларындагы чараларда катнашачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International