Татарстанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев килде

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев эш визиты белән килде. "Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. 

Бүген Россия Премьер-министры Казанда РФ Президенты каршында Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үсеш буенча президиум утырышын уздырачак. Анда технология өлкәсендә студентлар эшкуарлыгын үстерү, икътисадта университет эшкуарлыгы роле турында сүз барачак. 

Шулай ук Дмитрий Медведев Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты эшчәнлеге белән таныша, КФУ ИТ-лицеенда була һәм студентлар белән аралаша. 

Аннан Россия Премьер-министры Дмитрий Медведевның Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы көтелә. 

Иртәгә, 2017 елның 26 маенда, Россия Хөкүмәте Рәисе Татарстан башкаласында БДБ Хөкүмәтләре башлыклары советы утырышын уздыра, ә көннең икенче яртысында Евразия хөкүмәтара советы утырышында катнашачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International