Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Премьер-министры Бәхетҗан Сагынтаев белән очрашты

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Премьер-министры Бәхетҗан Сагынтаев белән очрашты. Казанга Бәхетҗан Сагынтаев БДБ илләре хөкүмәтләре башлыклары советы утырышында һәм Евразия хөкүмәтара советы утырышында катнашу өчен килде. Әлеге чаралар иртәгә, 2017 елның 26 маенда узачак. 

Яклар алга таба Россия-Казахстан мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан Республикасы белән Казахстан арасындагы багланышларны алга таба үстерү турында сөйләштеләр. 

Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International