Рөстәм Миңнеханов Беларусь Премьер-министры Андрей Кобяков Казандагы очрашу йомгаклары буенча Беркетмә имзаладылар

2017 елның 26 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм  Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков Казан шәһәрендәге очрашу йомгаклары буенча Беркетмә имзаладылар. 

Тантана Казан ратушасында Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев рәислегендәге Бәйсез Дәүләтләр Бергәлеге хөкүмәтләре башлыклары Советы утырышы тәмамлаганнан соң узды.

Искәртәбез, кичә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты  резиденциясендә Рөстәм Миңнеханов Андрей Кобяков белән рәсми очрашу уздырган иде. Әңгәмә барышында яклар Татарстан белән Беларусь Республикасы арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне киңәйтү, машина төзелеше, югары технологияләр өлкәсендә предприятиеләр кооперациясен үстерү, нефть химиясе һәм медицина өлкәсендә үзара багланышларны ныгыту мәсьәләләре һәм башка актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International