Татарстанда Финанс оешмаларының өлеш кертеп алданганнарына һәм акча кертүчеләренә республика ярдәм фонды булдырылачак. ПУ-447 номерлы Указга бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имза салды.
Документта билгеләп үтелгәнчә, фонд «Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән кредит яисә бүтән финанс оешмалары эшчәнлегеннән зыян күргән затларга,шулай ук намуссыз төзелеш алып баручылар гамәлләреннән (гамәл кылмавыннан) зыян күргән затларга ярдәм оештыру» максатларында булдырыла.
Шулай ук әлеге Указ белән Республика фонды Советы составы раслана, аны Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов җитәкли.
Указны гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына Республика фондын булдыру һәм эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен кирәкле карарлар кабул итү йөкләнә.