«Рубин» ФК Попечительләр советы клуб эшенең яңа моделен раслады

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә клубның Попечительләр советы уздырылды. Сезонга йомгак ясалды һәм «Рубин» ФКның киләчәктәге үсеше мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Татарстан Республикасы Президенты Илсур Метшинга «Рубин» президенты вазыйфасында куелган бурычларны үтәгәне өчен рәхмәт белдерде һәм идарә белән финаслауның «ТАИФ» ДКнә күчүен раслады.

Клуб президенты Илсур Метшин бер ел элек кабул ителгән 2020 елга кадәр клуб үсеше стратегиясе буенча ирешелгән нәтиҗәләр турында сөйләде.   

Татарстан Республикасы Президенты Илсур Метшинга кыска вакыт эчендә бу вазыйфасында башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. 

«Илсур Рәисович, киләчәк җиңүләргә нигез салып, клуб эшенең системалылыгын һәм тортыклылыгын тәэмин итү буенча алдына куйган бурычларны җиренә җиткереп үтәде, дип саныйм, - диде ТР Президенты. – Әлбәттә, җанатарлар беренче чиратта команданы спорт нәтиҗәләре буенча бәялиләр, моңа бер сәгатьтә генә ирешеп булмаганны аңларга кирәк. Бүген «Рубин»ның иң яхшы формасына ирешү өчен бөтен мөмкинлекләре бар: менә дигән стадион, база, шәп футболистлар, тугрылыклы җанатарлар, ә хәзер инде «ТАИФ» ААҖ ягыннан ышанычлы ярдәм. Миңа Илсур Рәисовичны клуб президенты урыныннан җибәрү кызганыч, әмма мин «Рубин»га идарә һәм аны финанслау бер кулда булырга тиеш дигән фикер белән килешәм».

Фикер алышулардан соң Илсур Метшинның клуб президенты вазыйфасыннан китүе турындагы үтенече канәгатьләндерелде.   Попечительләр советы футбол клубына идарә итү һәм аны финанслау тулысынча «ТАИФ» компанияләр төркеменә күчә дигән карарны раслады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International