Рөстәм Миңнеханов: Татарстанның Тула өлкәсе белән ныклы сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләре бар

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Тула өлкәсе Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәният өлкәләрендә  хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Тула өлкәсе Губернаторы Алексей Дюмин кул куйды. 

Чара Петербург халыкара икътисадый форумы киңлекләрендә узды. 

Төбәкләр арасында горизонталь элемтәләрне үстерү зур әһәмияткә ия, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанның Тула өлкәсе белән ныклы сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләре бар. 

«Тула өлкәсе – эре сәнәгать үзәге. Безнең җитди товар әйләнешебез бар. Бүген төбәкләребез арасында хезмәттәшлек турында килешү яңартылды. Аны конкрет проектлар белән тулыландыру өчен якын киләчәктә Чаралар планын эшләргә кирәк. Без елына ике мәртәбә очрашачакбыз, Казанда һәм Тулада, һәм эш йомгаклары буенча фикер алышачакбыз», - диде ТР Президенты.  

«Татарстан – алдынгы төбәк, аңардан күп нәрсәләргә өйрәнергә, яңа технологияләр алырга була. Тула өлкәсенең үз чиратында шулай ук төрле тармакларда билгеле бер эшләнмәләре бар. Безнең коллегалар берничә мәртәбә Казанда булдылар, яңа практикалар белән таныштылар. Бүген без барлык юнәлешләрдә дә эшлибез», - диде Тула өлкәсе Губернаторы. 

Алексей Дюмин фикеренчә, Килешү имзалау төбәкара мөнәсәбәтләрне үстерүдә яңа этәргеч булачак.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International