Бүгенге көндә республикада 28 муниципаль берәмлектәге 144 күпфатирлы торак йортта капиталь ремонт эшләре төгәлләнгән.
Быелгы капиталь ремонт программасын башкару өчен Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фондыннан каралган сумманның 98 проценттан артыграгы муниципалитетларның исәп-хисап счетына күчерелгән инде. 40 район бу акчаларны тулысынча идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре исәбенә күчергән. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында узган киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин җиткерде.
Капиталь ремонт өчен республика казнасыннан каралган финансларны исә барлык муниципалитетлар да идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре исәбенә күчергән булса, җирле бюджеттан бирелгән финансларны 20 район гына күчергән.
Белгәнебезчә, программаны финанслауда торак милекчеләре үзләре дә катнаша. Узган атнада Дәүләт Инвестиция-төзелеш идарәсенең исәп-хисап счетына милекчеләрдән тагын 45 млн. сум финанслар күчерелгән. Шул рәвешле, биш ай эчендә торак милекчеләреннән җыелган түләүләр буенча план 15 процентка арттырып үтәлгән.
Бүгенге көндә Татарстанда күпкатлы йортларда барлыгы 2,8 млрд сумлык капиталь төзекләндерү эшләре башкарылган. Бу еллык лимитның 65 процентын тәшкил итә.
Программа буенча быел йортларга 8 мең 31 гомум хисаплау приборлары куелырга тиеш. Әлегә планның 29 проценты үтәлгән, 2 мең 326 прибор урнаштырылган. Азнакай, Зәй, Питрәч, Спас районнары планның яртысыннан артыгын үтәгән, ә Буа районында эш тулысынча тәмамланган.