Табигать авыл кешесен һәр елны үзенчә сыный. Узган елгы корылык тиешле күләмдә терлек азыгы туплаудан мәхрүм итсә, быел басу-кырлардагы мул үләнне җыеп алырга туктаусыз яуган яңгырлар комачаулый. “Болар арасыннан сайлаганда, билгеле, яңгырлы көннәр булу яхшырак. Терлек азыгын, бәлки, теләгәнчә сыйфатта туплап та булмас, ләкин азыксыз калырга ярамый. Эшне оештыруның формасын табыгыз, эш мөмкинлеге бар, һава торышы үзгәргәнне көтәргә ярамый, агымдагы режимда эшләргә кирәк”, - дигән бурыч куйды Президент Рөстәм Миңнеханов муниципалитет башлыкларына.
Татарстан башлыгы бу хакта бүген Хөкүмәт йортында узган видеокиңәшмәдә белдерде. Көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләрнең берсе - Татарстанда гаилә фермаларын үстерү иде. Төп доклад белән чыгыш ясаган ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов сүзләренә караганда, соңгы бер айда республикада гаилә фермалары саны 55 кә арткан. Бүген Татарстанда терлекчелек продукциясен җитештерүче 288 гаилә фермасы эшли, төрле юнәлештәге тагын 311 гаилә фермасы төзелеш этабында. Бу эш актив рәвештә Актаныш, Зәй, Мамадыш, Балык Бистәсе районнары хуҗалыкларында бара.
Министр урынбасары шул ук вакытта проблемалы районнар булуын җиткерде. Исемлек соңгы ике атнада гына үзгәрмәгән. Алар - моңарчы да гаилә фермалары төзүгә бик ашкынып тормаган Чистай, Тукай, Мендеевски, Яшел Үзән, Лениногорски, Кайбыч районнары.
Минсәгыйрь Нуретдинов сүзләренә караганда, гаилә фермаларына каралган ярдәмнең сизелерлек төре - төзелеш чыгымнарының 30 процентын субсидияләү. Бүген 77 гаилә фермасы гомуми күләме 60 млн. сумнан арткан шундый ярдәм алган. Хәзерге вакытта гаилә фермаларына ярты бәясенә технологик җиһазлар бүлү бара. “Июль башына, ниһаять, бу юнәлештә “Лизинг-грант” программасы да эшли башлар дип өметләнәбез. Бүген программада катнашачак лизинг компанияләрен сайлап алу буенча конкурс бара”, - ди Минсәгыйрь Нуретдиинов.