Казанга эш визиты белән килгән Әзербайҗан Президенты Илһам Алиев бүген Татарстан башкаласында берничә объектта булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әзербайҗан башлыгына республиканың сәнәгый, спорт һәм IT-казанышларын тәкъдим итте.
Әзербайҗан делегациясе (аның составына Илһам Алиевтан тыш, республика тышкы эшләр министры Эльмар Мамедьяров, Әзербайҗан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Полад Бүл-Бүл оглы керә) Казан вертолет заводында, Универсиада авылында һәм IT-паркта булды.
Казан вертолет заводында предприятиенең генераль директоры Вадим Лигай Әзербайҗан кунакларына Казанда җитештерелүче вертолетларның иң заманча модельләрен, предприятиенең җитештерү куәтләрен тәкъдим итте. Заводта шулай ук “КАМАЗ” ААҖ продукциясе тәкъдим ителде, аерым алганда, Илһам Алиевка табигый газ белән эшләүче йөк машиналары һәм автобуслар күрсәттеләр.
Универсиада авылында Илһам Алиев Татарстанның Казанда узучы зур спорт вакыйгалары – 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадасы һәм 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына ничек әзерләнүе белән танышты.
«IT-парк» технопаркында Әзербайҗан Президентына Татарстанның электрон Хөкүмәт өлкәсендәге эшләнмәләрен, ТР электрон документлар әйләнеше бердәм ведомствоара системасының мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Биредә үк Әзербайҗан кунакларына Татарстанның сәнәгый потенциалы – республиканың нефть химиясе кластеры, “Алабуга” махсус икътисади зонасы һәм “Химград” технопаркы тәкъдим ителде.
Илһам Алиев шулай ук “ГЛОНАСС+112” зыян күрүчеләрне коткаруны координацияләү системасының эше белән танышты һәм IT-парк бизнес-инкубаторында булды.