Марат Әхмәтов: Язгы чәчү 1,8 млн. гектарда башкарылды, агымдагы ел уңышына бирелгән барлык мәйданнар 2,9 млн. гектар тәшкил итте

2017 елның 3 июне, шимбә

Татарстан Республикасында язгы чәчү оешкан төстә узды һәм һава шартлары чәүлекләрнең бар җирдә оптималь куелыгына ирешергә ярдәм итте. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.    

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры хәбәр иткәнчә, язгы чәчү якынча 1,8 млн. гектарда башкарылды, планлаштырганнан аз гына артыграк, агымдагы ел уңышына барлык мәйданнар 2,9 млн. гектар тәшкил итте.

Һава торышына бәйле рәвештә үсемлекләр үсешләрендә бераз артка калып баралар, әмма, Марата Әхмәтов сүзләренчә, бу бик зыянлы түгел.

Уҗымлыларның сакланып калганнары – 500 мең га. Асылда һәр кайда яклау чаралары күрелгән, беренче чиратта, чүп үләннәреннән һәм авырулардан. 

Язгы бөртекле һәм техник культураларында күп хуҗалыклар тамырларын ашландыруга керештеләр. Марат Әхмәтов шулай ук хәбәр иткәнчә, «Аммоний» заводы азотлы ашламаларны ташламалы бәядән реализацияләргә әзер: аммик селитрасы – 1 тоннасы 10,7 мең сум, карбамид – 1 тоннасы 15 мең сум.

Техниканы терлек азыгы җыюга әзерләү буенча бүген әзерлек 95% тәшкил итә, диде министр. Моның өчен 900 берәмлек үзйөрешле терлек азыгы җыю комбайны, 420 үзйөрешле һәм 1300 тагылма чапкыч һәм башка төрле техника бар. Бу көненә 40 мең гектардан артык печән чабарга мөмкинлек бирәчәк.   

Марата Әхмәтов сүзләренчә, күпчелек районнарда техника кабул ителгән, бу – Актаныш, Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Зәй, Сарман һәм Теләче районнары.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры шулай ук   нефть зонасы районнары өчен «Татнефть» ГАҖ катнашында «34х33х33» схемасы буенча техник модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде.  

Татарстан Президенты киңәшмә барышында, кояшлы көннәр аз булганда уңыш ничек булыр, дип кызыксынды. 

Марат Әхмәтов, җылылык җитмәү сәбәпле, кукуруз һәм көнбагыш уңышы аз булыр дигән куркулар бар, диде. Терлек азыгы әзерләү турында сөйләгәндә ул хәбәр иткәнчә, республикада күпьеллык үләннәрне өстәмә чәчү турындагы мәсьәлә карала, кайбер районнар бер мәртәбә чабу белән чикләнәчәкләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International