ТР Хөкүмәте белән “Спортивное вещание” оешмасы арасында хезмәттәшлек турындагы килешү имзаланды

2011 елның 25 июне, шимбә

Татарстан Рсепубликасы Хөкүмәте белән “Спортивное вещание” коммерцияле булмаган оешма арасында хезмәттәшлек турындагы килешү имзаланды. Бүген ТР Хөкүмәт йортында документка Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм “Спортивное вещание” коммерцияле булмаган оешма генераль директоры Василий Кикнадзе имзалады.

Килешү кысаларында Казан “Спортивное вещание” коммерцияле булмаган оешманың иң көчле мәйданчыгы булачак. Анда яңа профессиональ җиһаз – күчмә телевизион станция урнаштырылачак.
Бүген телевизион тапшыруларны үстерү күзлегеннән Татарстан Реапубликасы буенча гына түгел, ә гомумән ил буенча зур адым ясалды, дип белдерде Василий Кикнадзе.

Килешү имзалангач, Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов белдергәнчә, Казанда урнаштырылачак яңа телевизион җиһаз Идел буе федераль округы һәм Урал аръягы территориясе өчен мөмкинлекләр ача. Моннан тыш, яңа ТВ җиһазында эшләү өчен “Сколково” үзәгендә 70–130 кешене укыту ниятләнә.
Олимпия уеннарына кадәр күчмә телевизион станциясе Хабаровски, Екатеринбург, Казан, Санкт-Петербург, Калинингра, Сочи, Ростове-на-Дону һәм Мәскәүдә урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International