Медведев Татарстанга вәкаләтләрне яңадан билгеләү эшенә кушылырга тәкъдим итте

2011 елның 25 июне, шимбә

Татарстан социаль–икътисади программаларны гамәлгә ашыруда уңай тәҗрибәгә ия буларак, федерация һәм федерация субъектлары арасында функцияләрне һәм вәкаләтләрне яңадан билгеләүгә кагылышлы эшкә кушылырга тиеш. Бу хакта бүген Россия Президенты Дмитрий Медведев Казанда Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда белдерде.
Искәртеп үтәбез, кичә Дмитрий Медведев Россия Федерациясе субъектлары башлыклары белән очрашу үткәрде. Анда, аерым алганда, хакимиятнең федераль органнарына беркетелгән вәкаләтләрне үзәкләштерү һәм төбәк дәрәҗәсенә тапшыру инициативасы буенча фикерләшкәннәр иде.

“Берникадәр вакыт элек Санкт-Петербургта федерацияләр һәм федерация субъектлары арасында функцияләрне һәм вәкаләтләрне яңадан билгеләүгә кагылышлы идеяне белдергән идем. Гомумән алганда, Татарстан социаль–икътисади программаларны гамәлгә ашыруда уңай тәҗрибәгә ия. Сезнең тиешле документлар әзерләүдә катнашуыгызны теләр идем”, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президентына дәүләт башлыгы. – Кичә төрле территория җитәкчеләрен җыйдым. Киңәшмәдә катнашучылар үз тәкъдимнәрен белдерде”.

“Нәтиҗәле эшләү өчен, вәкаләтләрнең бер өлешен тапшыру идеясен губернатор корпусы уңай кабул итте, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. – Чөнки бүген, заманча шартларда бик тиз эшләргә кирәк”.

ТР Президенты сүзләренә караганда, Татарстанда мондый тәҗрибә бар. “Мисал өчен, Казанда 2013 елгы Бөтендөнья универсиадасына әзерлек. Безгә федераль функцияләрне йөкләделәр, РФ Спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министрлыгы Россия Хөкүмәте рөхсәте белән акча күчерә, ә без объектлар төзибез, сарыф ителгән акча буенча хисап тотабыз. Бу эшләрне яхшы итеп алып бару мисалы. Әлеге эштә дә актив катнашачакбыз”, - дип ышаныдырды Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International