Рөстәм Миңнеханов: “Безгә энергетика тармагын модернизацияләүнең анык механизмы кирәк”

2011 елның 27 июне, дүшәмбе

Идел буе федераль округының энергетика комплексы җитди модернизациягә һәм дәүләт ярдәмен, федераль максатчан финанслауны, электр энергиясе, куәтләре базары кагыйдәләре үзгәрешен күздә тоткан механизмга мохтаҗ. Бүген РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.
Пермьдә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота рәислегендә узган утырыш энергетика комплексы үсеше темасына багышланган иде. Аның эшендә Татарстаннан Президенттан тыш, ТР Премьер-министры урынбасары-энергетика министры Илшат Фәрдиев, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Рәүзил Хаҗиев катнашты.
Григорий Рапота сүзләренә караганда, алга таба округта электр энергиясен куллануның елына 2,3-2,8 процентка артуы көтелә. Шул ук вакытта куәтләрнең үсеше 1,5-2 процент күләмендә фаразлана. Шуңа күрә электр энергиясе кытлыгы чыгу ихтималы бар, ди Рапота. Бу проблеманы, вәкаләтле вәкил фикеренчә, энергия саклауны үстерү, челтәрләрне модернизацияләү, генерациянең нәтиҗәлелеген күтәрү исәбенә чишеп була.
Төп доклад белән чыгыш ясаган утырышны әзерләү буенча эшче төркем рәисе –ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, 2011 ел башына округта электр станцияләренең расланган егәрлеге ил күләмендә расланган суммар егәрлекнең 19,7 процентын тәшкил иткән. Узган ел округта электр куллану, 2009 елга караганда, 4,8 процентка арткан һәм Россия буенча уртача күрсәткечне 4,3 процентка узып киткән. Рөстәм Миңнеханов, гомумән алганда, Идел буе федераль округының электр куәте буенча баланслы булуын, шулай да кайбер энергетик узелларда локаль кытлык булуын искәртте.
Бүгенге көндә Россиядә чыгарылган нефть күләменең 21 проценты Идел буе федераль округына туры килә. Нефть эшкәртү куәтләренең 41,5 проценты да шушы территориядә ( 13 эре һәм 9 кече нефть эшкәртү заводы, ТАНЕКО комплексы).
Узган ел Идел буе федераль округына “Газпром” тарафыннан 101,8 млрд. куб. м газ җибәрелгән. Бу, 2009 елга караганда 6,7 процентка күбрәк. Округта газлаштыру дәрәҗәсе 85,1 процент тәшкил итә.
Округта ягулык-энергетика комплексының үсеш перспективаларына килгәндә, Рөстәм Миңнеханов 2020 елга кадәр генерация куәтләрен сафка бастыру күләме 8,4 ГВт дәрәҗәсендә планлаштырылуын хәбәр итте. Кече куәтләрне, кече генерацияне үстерү округ үсешендә мөһим нокталар булырга тиеш. ТР Президенты сүзләренә караганда, нефть күптән чыгарыла торган районнарда “кара алтын” табуны үстерүдә резервны аз куәтле катламнардан углеводород чималы чыгаручы кече предприятиеләр тәэмин итә ала.
Рөстәм Миңнеханов округта ягулык-энергетика комплексын үстерүне тоткарлаучы кайбер проблемаларга да тукталды. Мәсәлән, бүген электр станцияләрендәге генерация куәтләренең 64 проценттан артыграгы үз ресурсын кулланып бетергән. 10 елдан “яшьрәк” электр станцияләренең өлеше 3 проценттан да азрак һ.б. ТР Президенты белдергәнчә, округта электр энергетикасы җиһазларын яңарту белән бәйле проблеманы гамәлдәге чыганаклар исәбенә генә хәл итү хәзер мөмкин түгел. Шул ук вакытта ул егәрлекләрне тәэмин итү буенча килешүләрнең “ЕЭС России” җәмгыятен үзгәртеп кору нәтиҗәсендә төзелгән генерация компанияләре белән генә төзелүен, Татарстан, Башкортстандагы генерация компанияләренең, шәхси инвесторларның мәнфәгатьләре кысылуын җиткерде.
ТР Президенты Россиянең энергетика тармагында бердәм техник сәясәт булдыручы һәм яңа төзелешләр вакытында техник чишелешләргә контроль механизмнарын билгеләүче норматив актлар кабул итү тәкъдимен кертте. Аның фикеренчә, бүлүче электр челтәрләре буенча федераль максатчан программа эшләү мөмкинлеген дә карарга кирәк. Утырышта тагын бер проблема дип кече энергетика үсеше өчен шартлар һәм нәтиҗәле механизмнар булмау билгеләп үтелде.
Нефть чыгаруны үстерүдә кече ятмаларны файдалану, эшче төркем әгъзалары фикеренчә, шәхси-дәүләт хезмәттәшлегендә һәм шул ятмаларга салым ташламалары каралганда мөмкин булачак. Салым законнарын үзгәртүгә кагылышлы тәкъдимнәр РФ Хөкүмәтенә инде юлланган.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында бензин һәм башка нефть продуктларына бәяләр үсүгә, оешмаларга энергоаудит уздыруның кыйммәтле һәм кыен булуына аерым игътибар юнәлтте.
“Энергетика комплексының төп проблемасы – совет чорында ук төзелгән энергетика инфраструктурасын файдалануыбызда. 30 дистә ел буе төп фондларны яңартуга, НИОКРга, геологик разведкалау эшләренә салынган инвестицияләр җитәрлек булмады”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Аның белдерүенчә, энергетика комплексының киләчәктә артта калуына юл куймас өчен, аны модернизацияләүнең анык механизмы кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International