“Челтәр компаниясе” ААҖ акционерларының еллык җыелышында компаниянең 2010 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды.
Чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – энергетика министры Илшат Фәрдиев, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев катнашты.
Җыелышта төп доклад белән “Челтәр компаниясе” ААҖ генераль директоры Дамир Сафиуллин чыгыш ясады. Ул компаниянең 2010 елны җитештерү эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча уңай нәтиҗәләр белән төгәлләвен билгеләп үтте.
2010 елда компания тарафыннан 684,9 мегаватт гомуми максималь егәрлеккә технологик тоташу буенча 13026 килешү төзелгән. 240,5 мегаватт гомуми максималь егәрлеккә 11402 килешү үтәлгән.
Дамир Сафиуллин компания финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төп нәтиҗәләренә тукталды. 2010 ел нәтиҗәләре буенча компаниянең табышы 16 миллиард 613 миллион сум тәшкил иткән, бу 2009 ел белән чагыштырганда 1512,6 миллион сумга (10 процентка) артык. Электр энергиясе тапшыру буенча хезмәт күрсәтүдән алынган керем 15 миллиард 839 миллион сум тәшкил иткән, бу 2009 елга караганда 1 миллиард 689,8 миллион сумга (12 процентка) күбрәк.
2010 елда төрле дәрәҗә бюджетларга күчерелгән салымнар һәм җыемнар күләме 2,93 миллиард сум тәшкил иткән, шуның 1,1 миллиарды – федераль бюджетка, 1 миллиарды – Татарстан Республикасы бюджетына, 213,575 миллион сумы - муниципаль берәмлекләрнең бюджетларына, иминият кертемнәренең күләме 604,262 миллион сум булган.
Сатудан кергән табыш узган ел белән чагыштырганда 134,5 миллион сумга (2 процентка) артып, 6 миллиард 54,6 миллион сум тәшкил иткән.
Дамир Сафиуллин 2011 елга төп стратегик бурычны билгеләде. Ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2011 елның 2 апрелендә бирелгән күрсәтмәне үтәү йөзеннән эшләнгән, компаниянең 38 миллиард сум күләмендә бишьеллык инвестиция программасын финанслау чыганакларын билгеләү һәм раслаудан гыйбарәт. Аны гамәлгә ашыру компания объектларының техник торышын норматив таләпләргә җиткерергә мөмкинлек бирәчәк.
Илдар Халиков җыелышта ясаган чыгышында Челтәр компаниясенең 2010 елдагы уңай күрсәткечләрен билгеләп үтте. 2009 ел белән чагыштырганда электр энергиясе тапшыру буенча күрсәтелгән хезмәтләрнең күләме – 20, технологик тоташуга килешүләр буенча кулланучыларның энергия кабул итүче җайланмаларының гомуми күләме 27,6 процентка арткан.
ТР Хөкүмәте башлыгы электр челтәре җиһазларының физик яктан искерүенә бәйле проблемага игътибар юнәлтте. Электр хуҗалыгының кайбер объектларында җиһазларның 80 процентка якыны тузган. 2010 ел технологик җиһазларны яңарту юнәлешендә иң яхшы ел булды. Ышанычлылык һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыруга бәйле бурычлар Татарстан Президенты һәм Хөкүмәте дәрәҗәсендә каралды.
ТР Премьер-министры “ТАНЕКО” комплексын, Универсиада, “Бәләкәч” республика программасы, Зөя утрау-шәһәрчеге һәм борынгы Болгар шәһәре мәдәни мирас объектларын электр энергиясе белән тоткарлыксыз тәэмин итү кирәклеген билгеләп үтте.
“Максатыбыз – Татарстанда энергияне нәтиҗәле куллана торган җәмгыять төзү”, - дип ассызыклады Илдар Халиков. Аның фикеренчә, энергия нәтиҗәлелеген арттыру программаларын активрак гамәлгә ашырырга кирәк.
Илдар Халиков ТР Президенты, ТР Хөкүмәте, шәһәр һәм бистәләрдә яшәүчеләр исеменнән 2010 елның кышында булган аварияләрне бетерүдә батырлык күрсәткәннәре өчен энергетикларга рәхмәт белдерде.
ТР Премьер-министры “Челтәр компаниясе” ААҖ коллективына Татарстан Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.