“Челтәр компаниясе” ААҖ акционерларының еллык җыелышында компаниянең Директорлар советы сайланды.
Директорлар советына Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – энергетика министры Илшат Фәрдиев, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, ТР тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе Рәүзил Хаҗиев, эш бирүчеләрнең “ТР Предприятиеләр һәм эшкуарлар ассоциациясе” төбәк берләшмәсе генераль директоры Алексей Пахомов, ТР энергетика министрының беренче урынбасары Айдар Фәхретдинов, энергетика идарәсе башлыгы – Шашин исемендәге “Татнефть” ААҖ баш энергетигы Александр Евсеев, “ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды” коммерцияле булмаган оешмасы башкаручы директоры урынбасары Марат Надыршин, “Челтәр компаниясе” ААҖ генераль директоры Дамир Сафиуллин керде.
Моннан тыш, акционерлар компания Директорлар советы составына Дмитрий Улесов, Илья Кузьмишин, Фәридә Вәлиева, Юлия Хәсәнова һәм Наталья Шакирова кандидатураларын күрсәтте. Алар шулай ук Директорлар советы составына керде.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков – Директорлар советы рәисе, ТР Премьер-министры урынбасары – энергетика министры Илшат Фәрдиев Директорлар советы рәисе урынбасары итеп сайланды.
Җыелышта төп доклад белән “Челтәр компаниясе” ААҖ генераль директоры Дамир Сафиуллин чыгыш ясады.