Марат Әхмәтов: 2017 елның биш аенда авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары 160 мең тонна терлек һәм кош үстергән

2017 елның 9 июне, җомга

ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үсемлекчелектәге вәзгыять турында хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Аерым алганда, терлек азыгын әзерләү кысаларында үләннәрне беренче кат чаба башларга һәм июнь аеның 25 ләренә эшне тәмамларга кирәк. Марат Әхмәтов сүзләренчә, быел кукуруза акрын үсә, ә ул терлек азыгының төп чыганагы булып тора. 

2017 елның биш аенда авыл хуҗалыгы һәм крестьян-фермер хуҗалыклары 160 мең тонна терлек һәм кош үстергән (101 % үсеш), шул исәптән яртысыннан артыгы - кош 83,4 мең тонна (101 %). Кошны "Чаллы-Бройлер" ҖЧҖ һәм "Ак Барс" холдиныг күбесенчә үстерә. Эре мөгезле терлек 41,3 мең тонна (104%), дубгыз ите - 33,9 мең тонна. 

2017 елның биш аенда 522 мең тонна сөт савылган (105 % үсеш). 472 мең тонна сөт сатылган (104 %).

Биш айда 380 млн берәмлек йомырка җитештерелгән (2016 елга караганда 109 %).

Терлек башы саны авыл хуҗалыгы һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында түбәндәгечә: эре мөгезле терлек - 748,9 мең баш (101 %), шул исәптән сыер - 248,8 мең баш, сарык һәм кәҗә - 63,6 мең баш. 

"Республиканың кайбер районнарында баш санын саклап була, - диде ТР авыл хуҗалыгы министры. - Бу Кама Тамагы, Югары Ослан, Арча, Тукай, Питрәч, Мөслим районнары". 

Элеккегечә ЭМТ башы саны Балтач, Кукмара, Буа, Әлкидә иң күпкә арткан. 

Марат Әхмәтов сүзләренчә, бүгенге көнгә авыл хуҗалыгы оешмалары 3700 меңнән артык сөт җитештерә. Тәүлегенә савылган сөт, былтыргы белән чагыштырганда, 140 мең тоннага артык. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International