Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасының Беренче Президенты китапханәсен һәм «Барыс» хоккей клубының Боз сараен карады

2017 елның 12 июне, дүшәмбе

Бүген Казахстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасының Беренче Президенты исемендәге китапханәне һәм «Барыс» хоккей клубының Боз сараен карады.

Казахстан Республикасының Беренче Президенты – Милләт Лидеры китапханәсе китапханәдән, архивтан, музейдан, мәдәни-мәгариф һәм фәнни-тикшеренү үзәгеннән торган бөтен бер комплекс. Китапханә 2014 елда оештырылган һәм күренекле британ архитекторы Норман Фостер проекты буенча төзелгән уникаль бинада урнашкан. Гомуми мәйданы 30 мең квадрат метрдан артык.

Китапханә фонды Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаевка төрле елларда бүләк ителгән китаплардан, шулай ук Елбасының (Президентның) шәхси китапханәсеннән 60 нчы еллардан бирле җыелган басмалардан тора.

Казахстан Республикасы Беренче Президентының шәхси архивында 130 меңнән артык архив документы, уникаль биографик, иҗади материаллар тупланган.

Китапханәдән соң Рөстәм Миңнеханов «Барыс» хоккей клубының Боз сараена юнәлде, Боз сарае 2015 елда ачылган. Монда Рөстәм Миңнеханов Казахстанда хоккей тарихы музеенда булды, боз аренасын, бассейнны һәм башка ярдәмче урыннарны карап чыкты.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International