Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәте җитәкчесе Владимир Кириллов белән очрашты.
ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров, табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов һәм башкалар катнашты.
Очрашу барышында әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаган өчен түләүләрне нәтиҗәле җыю мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек итү, төрле өлкәләрдә экологик инициативаларны үстерү, Татарстанның сәнәгать предприятиеләрендә иң нәтиҗәле табигатьне саклау технологияләре кертүгә бәйле темалар кузгатылды.
Искәртеп узабыз, Владимир Кириллов Казанга яңа экологик-икътисади сәясәт формалаштыру мәсьәләләре һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәте территориаль органнарының контроль-күзәтчелек эшчәнлегенә бәйле бурычлар буенча ведомствоның киңәйтелгән киңәшмәсендә катнашу өчен килде. Киңәшмә Казанда IT-парк мәйданчыгында уза, аның холлында “Сәнәгать һәм экология” дип исемләнгән күргәзмә дә оештырылган.