Бүген очрашуда ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы – ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм РФ транспорт министры урынбасары Андрей Недосеков “Ауропа-Кытай” транспорт коридоры төзелеше проекты кысаларында хезмәттәшлек итү буенча фикер алышты.
Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды, анда ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һ.б. катнашты.
Илдар Халиков белән Андрей Недосеков авыл юллары стандартлары, шулай ук юл тармагында шәхси-дәүләт партнерлыгы принцибы буенча проектларны гамәлгә кую турында фикерләштеләр.