Дмитрий Медведев Россия төбәкләре җитәкчеләре белән яңа балалар бакчалары төзелеше турында фикер алышты

2011 елның 6 июле, чәршәмбе
Бүген Россия Президенты Дмитрий Медведев федерация субъекты җитәкчеләре белән мәктәпкәчә учреждениеләрдә урыннар санын арттыру максатыннан балалар бакчаларын үстерү программасын гамәлгә ашыру хакында сөйләште.
“Россия Федерациясендә мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрен үстерү һәм мәктәпкәчә учреждениеләре төзелешенә юнәлдерелгән бюджет акчаларын нәтиҗәле файдалану турындагы” киңәшмә видеоконференция режимында узды, анда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
РФ Президенты Дмитрий Медведев киңәшмәдә катнашучыларга Белгорад өлкәсе, Чечня Республикасы һәм Татарстан докладларын тыңларга тәкъдим итте.
Президент вазыйфаларын башкаручы - Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Дмитрий Медведевка балалар бакчаларына электрон чират буенча Татарстан тәҗрибәсе турында белдерде. 2011 елның 1 гыйнварына булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда балалар бакчасына чиратта 25 мең бала тора, диде ТР Хөкүмәте. Чиратка басу ата-аналар өчен бик уңайсыз иде.
Электрон чиратка басуны керткәч, учетка кую процедуралары кыскарды, ә чират хакимият органнары һәм ата-аналар өчен дә ачык булды. Чиратка басу тәртибен үзгәрткәч, Казанда гына чиратта торучы балалар саны 17 меңнән 11,5 меңгә кимеде.
Илдар Халиков шулай ук “Бәләкәч” мәктәпкәчә мәгарифне үстерү программасы турында да белдерде. Аның сүзләренә караганда, гомумән, 2011 елда Татарстанда “Бәләкәч” программасы балалар бакчаларында 11 меңнән артык урын булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Программаны гомуми финанслау күләме – 3 миллиард сум.
Дмитрий Медведев төбәк хакимиятләренә балалар бакчалары төзегәндә буш торган биналарга өстенлек бирерүне йөкләде. РФ Презитденты билгеләп үткәнчә, төбәкләрдә балалар бакчаларын төзү бәясендә аерма зур булырга тиеш түгел.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International