Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән 31,6 мең эшсез кеше бар

2011 елның 8 июле, җомга

Татарстанда икътисади активлык быел беренче ярты еллыкта мәшгульлек органнарына 143,5 мең кеше мөрәҗәгать иткән, бу исә былтыргы шушы ук вакыттагыдан 2 тапкырга азрак.

Мәшгульлек хезмәтенең вакансияләр банкына 180 меңнән күбрәк эш урыны тәкъдим ителде. Эшкә урнашуда ярдәм итү программасы буенча 36 меңнән артык кеше эшле булды, һөнәр үзләштерү буенча 26 мең эшсез укытылды. 7 июльгә республикада 31,6 мең кеше эшсез буларак теркәлгәнлеге мәгълүм, бу исә хезмәт яшендәге халыкның 1,60 проценты дигән сүз. Бүген Татарстанда 36,3 мең буш эш урыны бар. Нәтиҗәдә, хәзерге вакытта эшсезләр саны кимү, вакансияләр банкы арту, хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты 0,8 пункт тәшкил итә, ә ел башында 4,23 иде. Аңлашыла ки, 2011 елда Татарстанның хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән өстәмә чараларның төбәк программасын гамәлгә ашыруның уңай нәтиҗәсе бу. Шушы программаны тормышка ашыруга быел 830 млн. сум акча бүлеп бирелгән иде, шуның бүгенгә 281 млн. сумы, ягъни 40 процентка якын суммасы сарыф ителде.

Бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР беренче вице-премьеры Равил Моратов рәислегендә тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне рәсмиләштерү буенча ведомствоара комиссиясе алдындагы хисабында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова шундый белешмә бирде. Аның сүзләренчә, сарыф ителгән сумманың гомуми күрсәткече 40 процент тирәсе булса да, шуннан аерым программалары, мәсәлән, үзмәшгульлек буенча тотылган акча иң күбе санала - 52 процент, зарарлы шартларда эшләүче хатын-кызларны башка һөнәргә өйрәтү-укыту, стажировкалар буенча иң азы - 2,5 процент, ә инде табибларны яңадан әзерләү программасы буенча нибары - 0 процент. Эш белән тәэмин ителеш мәсьәләсендә моношәһәрләргә җан өрүгә корылган программада каралган акчаның быел ярты елда 45,6 проценты үзләштерелгән. Менделеевск, мәсәлән, үзенә бүлеп бирелгән акчаның 70 процентын кулланыр урын тапкан, Чаллы – 56 процент, Чистай – 41 процент, Түбән Кама, Алабуга һәм Кама Аланы – 26-28 процент тирәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International