ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтында “Булгария” теплоходына утырып соңгы сәфәргә чыккан пассажирлар, исәпкә алынмаган кешеләр һәм экипаж әгъзалары исемлеге урнаштырылган һәм ул әлегә төгәл рәсми чыганак булып тора.
Исемлек оператив штабтан алынган иң соңгы мәгълүматка таянып төзелде, һәлак булганнарның алга таба табылган гәүдәләрен аныклаганга карап, һәр 2 сәгать саен яңартылачак.
Хәзерге вакытта теплоходта рәсми теркәлгән булганнардан 148 кеше исәпләнә, теркәлмәгәннәрдән - 25, экипаж әгъзаларыннан- 35 кеше.