Иртәнге сәгать 10га булган мәгълүматлар буенча "Булгария" теплоходы һәлакәткә юлыккан урында 66 мәет табылды. 55 мәет инде Республика суд-медицина экспертизасы бюросына җибәрелде.
Хәзерге вакытта 44 кешенең шәхесе ачыкланган. 11е - әлегә ачыкланмаган.
Бу саннарны Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Премьер-министры И.Ш.Халиков китерде.
Журналистларның сорауларын җавап биргәндә, ТР Хөкүмәт башлыгы шуны хәбәр итте: коткаручылар "Булгария" теплоходындагы музыкаль салонга да барып җиткән. Аның сүзләренчә, судан чыгарылган мәетләр саны якын арада артырга мөмкин.