Бүген Татарстанда "Булгария"дә һәлак булган 22 кешене җирләделәр

2011 елның 12 июле, сишәмбе

Бүген Татарстанда "Булгария" теплоходында һәлак булган кешеләрне җирли башладылар. Республикада 22 кешенең мәете җиргә бирелде. Ул хакта фаҗиганең сәбәпләрен өйрәнү буенча хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде. Аны ТР Хөкүмәт Йортында РФ транспорт министры Игорь Левитин үткәрде.

Соңгы мәгълүматлар буенча 92 мәет табылган. 73 кешенең шәхесе ачыкланган, 36 мәет инде туганнарына тапшырылган. Бүген Татарстанда 22 кеше күмелде. Левитин билгеләп узганча, иртәгә күмү эшләре дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International