ТР Президенты Республика суд-медицина экспертизасы бюросында “Булгария” һәлакәте кагылган халык белән аралашкан

2011 елның 13 июле, чәршәмбе

Идел төбенә киткән “Булгария” теплоходында һәлак булганнарның, бүген иртәнге сәгать 10.00га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, Республика суд-медицина экспертизасы бюросына барлыгы 97 мәет китерелгән, шуларның 91е, шул исәптән 19 баланың кем икәне ачыкланган. Татарстан хастаханәләренә сеңерләре тартылып, бәрелгән булып, әлеге теплоходта барган 5 кеше мөрәҗәгать иткән.

ТР Президенты узган төндә янә шушы бюрода булып, һәлак булганнарның туганнары белән очрашкан, соруларына җавап биргән. Республика башлыгы, һава торышы шартлары начарлана калса да, эзләү-коткару эшләре тукталмаячак, судан чыгарылган барлык мәетләр экспертизага китертеләчәк, дип ышандырган. Һәлак булучыларның туганнарына һәм каза күрүчеләргә компенсация түләү эшләре башланачак, дип белдергән Президент.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International