Татарстанда күп фатирлы йортларда капиталь ремонт 43 муниципаль райондагы 996 объекттан 951 ендә башланган

2017 елның 15 июле, шимбә

Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларда капиталь ремонт 43 муниципаль райондагы программада катнашучы 996 объекттан 951 ендә башланган. 

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмә гадәттәгечә муниципаль районнар белән видеоконференцэлетмә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Кидәшмә эшендә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, ел башыннан ТР Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан капиталь ремонт объектлары булган күп фатирлы йортларында 2 мең 392 тикшерү уздырылган. Нәтиҗәдә 16 районда техник куркынычсызлыкны бозуның 50 очрагы теркәлгән. 

13 июль көненә мәгариф объектларында капиталь ремонт 146 объектның 113 ендә алып барыла. Бу - 24 гомуми белем мәктәпләре, 6 коррекцион мәктәп, 83 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы. Барлыгы 2017 елда 36 мәктәптә, шуларның 7 - коррекцион, 110 мәктәпкәчә белем бирү оешмасында капиталь ремонт уздыру каралган. 

2017 елда Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә капиталь ремонтка 121,3 млн. сум бүленгән. 28 объектта капремонт каралган. 13 июльгә 28 объектның 13 ендә алып барыла. 14 объектта эшләр тәмамланган (Әгерҗе, Алексеевск, Баулы, Буа, Алабуга, Зеленодольск, Лениногорск, Менделеевск, Әлки, Саба, Чистай районнарында).

Татарстан Республикасы муниципаль архивларында капиталь ремонт 16 объектында тәмамланган. Бер объектта эшләр дәвам ителә. Агымдагы елда программа буенча 17 муниципаль районда архивларны капиталь ремонтлау каралган.

Ирек Фәйзуллин амбулатор-поликлиника учреждениеләрендә капиталь ремонт барышы турында да хәбәр итте. Программадагы 75 бинаның Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттәге 71 объектта эшләр башланган. 

Урыссуда шәхси җылыту системасына күчү программасы кысаларында 3 мең 417 фатирга котеллар урнаштыру; 4 газ аеру шкафы эшләү; 23,6 чакрымда газүткәргеч сузу ниятләнгән. 2017 елда программаны республика бюджетыннан финанслауга 163,86 млн сум каралган.

Рөстәм Миңнехановка Урыссу халкының шәхси җылыту котелларын фатирларда урнаштыру белән канәгать булмаулары турында хәбәр иттеләр. Күбесенчә эшләр сыйфаты, шәхси котелны урнаштыру урыны белән канәгать түгелләр. 

Рөстәм Миңнеханов эш барышын, котелларның куркынычсыз итеп эшләрлек итеп куелылуын, бина вентиляциясен ныклы контрольдә тотарга йөкләде.

Татарстан Президенты шулай ук фатирларны шәхси җылытуга күчерү өчен программага шактый бюджет акчалары бүленүен искәртте. Аның сүзләренчә, халыкка җылылык өчен түләү шактый түбән булачагын аңлату бик мөһим.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International