ТР Президенты: “Татарстан илебездә әйдәп баручы булды һәм шулай булып калырга тиеш тә”

2011 елның 26 июле, сишәмбе

“Татарстан илебездә әйдәп баручы булды һәм шулай булып калырга тиеш тә”, - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәндә. Биредә алтынчы чакырылыш Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар сайлау буенча дүртенче гомумхалык праймеризы уза.
“Безнең бурыч – Россиядә әйдәп баручы булу”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Үзенең чыгышында ул ТР җитәкчелеге тарафыннан Татарстанны үстерү өчен ниләр эшләнүе һәм нәрсәләр эшләргә планлаштырылуы хакында хәбәр итте. Республика башлыгы ассызыклап үткәнчә, Татарстан өчен иң мөһиме – иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны саклау. “Төп уңыш – тотрыклылык, милләтара һәм конфессияара татулык”, - диде ул. Әлеге тотрыклылыкны саклау – Татарстан җитәкчелегенең иң мөһим бурычларыннан берсе, дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Аның фикеренчә, республика җитәкчелеге эшендәге төп моментларның тагын берсе – халыкның тормыш сыйфатын, керемнәрен арттыру. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов урта сыйныфны формалаштыру – кече һәм урта бизнеска уңайлы шартлар тудыруны төп бурычларның тагын берсе дип саный. “Республикада кече һәм урта бизнесны үстерү өчен тулы бер инфраструктура – технопарклар, бизнес-инкубаторлар булдырылган”, - дип өстәде ул. Президент шулай ук сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәләрен үз эшендәге өстенлекле юнәлешләр рәтенә кертте.
ТР Президенты билгеләп үткәнчә, икътисадны үстерергә кирәк. Республика башлыгы якындагы 20 елда ел саен кимендә 30 миллион тонна нефть чыгару, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе тармагын үстерүне үсешнең төп юнәлешләре дип атады. Ул хәбәр иткәнчә, нефть химиясе предприятиеләре модернизацияләнә, продукция сату күләмен ике мәртәбә арттыру бурычы куела. Президент фикеренчә, шулай ук автомобиль кластерын киңәйтергә, авыл хуҗалыгы тармагына, авиация сәнәгатен модернизацияләүгә, энергетиканы үстерүгә җитди игътибар бирергә кирәк. Рөстәм Миңнеханов Татарстанның энергетика куәтләрен модернизацияләү буенча зур программасы булуын искәртте.
Республика башлыгының сүзләренә караганда, Татарстан агросәнәгать комплексында җитди урынны били. ТР җитәкчелеге зур комплексларны гына түгел, шәхси хуҗалыклар һәм гаилә фермаларын үстерүне дә максат итеп куя.
“Төп нигез – безнең кешеләребез, белемле гражданнар”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Шунлыктан мәгариф өлкәсенә җитди игътибар бирергә кирәк. Әлеге уңайдан ул Татарстанда мәгарифне модернизацияләү программасының гамәлгә ашырылуын искәртте, аның кысаларында укытучыларга 40 меңнән артык ноутбук тапшырылган, компьютер сыйныфлары куелган. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2011 елда балалар бакчалары төзү программасын гамәлгә ашыру барышында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә 11 меңнән артык урын булдырылачак.
Моннан тыш, докладчы авылга ярдәм күрсәтүнең ТР җитәкчелеге эшендәге мөһим юнәлеш булуын билгеләп үтте. Авыл – гореф-гадәтләр, тел һәм мәдәният саклана торган урын ул, дип ассызыклады ТР Президенты.
Үз чыгышының ахырында Рөстәм Миңнеханов Татарстанда торакны капиталь ремонтлау һәм башка программаларның дәвам итәчәге хакында хәбәр итте.
Искәртеп үтәбез, бүген Яшел Үзәндә РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар сайлау буенча гомумхалык праймеризы уза. Яшел Үзән мәйданчыгына Яшел Үзән, Югары Ослан, Кайбыч һәм Кама Тамагы районнарыннан праймеризда катнашучылар һәм вәкилләр җыелды. Бүген тавыш бирүдә 35 кандидат һәм 288 вәкил катнаша.
Татарстанда праймеризда катнашучылар өчен 14 мәйданчык булдырылган. Кандидатлар исемлегендә 17 кеше (“Бердәм Россия” партиясе һәм Бөтенроссия халык фронты вәкилләре) бар. Праймеризда катнашучы һәркем ким дигәндә 5 мәйданчыкта чыгыш ясарга тиеш. Һәр мәйданчыкта 40 кандидат 300 сайлап алучы алдында чыгыш ясый. Сайлап алу комиссияләренә барлыгы 4200 вәкил (сайлап алучы) кертелгән. Праймеризда катнашучылар һәм сайлап алучылар исемлеге “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Сәяси советы президиумы һәм Бөтенроссия халык фронтының Төбәк координация советы тарафыннан төзелгән.
Бүген ТР Хөкүмәте әгъзалары, Россия Дәүләт Думасы депутатлары, муниципаль район башлыклары, иҗтимагый оешма вәкилләре өч минут дәвамында үзләре, алып бара торган эшчәнлекләре хакында сөйләде, киләчәккә планнары белән уртаклашты. “Районны белсеннәр һәм ул үсеш кичерсен өчен барысын да эшлибез”, - дип билгеләп үтте Татарстанның Яшел Үзән районы башлыгы Сергей Батин. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республика парламентында “Бердәм Россия” партиясе фракциясе җитәкчесе Александр Гусев праймеризда катнашучыларны үзенең тәрҗемәи хәле белән таныштырганнан соң, Дәүләт Советындагы эшчәнлеге, партия эше, “Рубин” футбол клубы хакында сөйләде.
Алтынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар сайлау буенча чираттагы праймериз иртәгә һәм берсекөнгә Казанда дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International