Рөстәм Миңнехановка ТР Шәхси коллекцияләр виртуаль музее проекты тәкъдим ителде

2011 елның 26 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара антиквариат институтының күргәзмәләр үзәгендә булды. Анда ASG компанияләре инвестиция төркеменең инвестиция һәм мәдәни проектлары тәкъдим ителде.
Чарада шулай ук ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, “Яңарыш” фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Визит кысаларында кунаклар ASG сәнгатенең зур җыелмасыннан XVII- XIX йөзләргә караган Көнбатыш Ауропа сәнгате әсәрләре куелган күргәзмә белән танышты.
Шул исәптән XIX йөзгә караган җиһаз һәм сынлы сәнгать коллекциясе тәкъдим ителде, аны «АС Менеджмент» Директорлар советы рәисе Алексей Семин быелның июнь аенда “Яңарыш” фондына бүләк иткән.
“Яңарыш” фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова журналистларга хәбәр иткәнчә, бүләк ителгән коллекция Зөядәге Ат сарае территориясендә урнаштырылачак.
Татарстан Президентына шулай ук ТР Шәхси коллекцияләр виртуаль музее проекты тәкъдим ителде. Алекей Семинның сүзләренә караганда, проектның максаты – элита рухи мәдәниятен формалаштыру, һәм шуның нәтиҗәсе буларак, мәдәнияткә шәхси капитал акчаларын җәлеп итү.
Рөстәм Миңнеханов әлеге проектны хуплады, Татарстанда яшәүчеләр һәм кунаклар ТР Шәхси коллекцияләр музее экспонатларын виртуаль рәвештә генә түгел, ә үз күзләре белән күрсен өчен мөмкинлекләр тудырырга кирәк, дип билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, моның өчен Казанда мәйданчыклар җитәрлек, мисалга Казан Кремле күргәзмә залларын китерергә мөмкин. Презентациядә шулай ук Казан агломерациясе территорияләрен үстерү буенча дәүләт-шәхси парнтерлыгы концепциясе проекты хакында фикер алыштылар. Аның максаты – Казан эчендәге, шулай ук шәһәр яны территорияләрен үзләштерү һәм үстерү өчен инвестицияләр җәлеп итү.
Презентация ахырында кунакханә, сәүдә һәм торак күчемсез милке өлкәсендә гомуми мәйданы 200 000 квадрат метр тәшкил иткән инвестиция проектлары тәкъдим ителде. Аларны ASG компанияләре инвестиция төркеме 2013 елгы Универсиадага әзерлек кысаларында гамәлгә ашыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International