Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “РИТЭК” нефть чыгару компаниясе генераль директоры Николай Николаев белән очрашты. ТР Министрлар Кабинетында узган очрашуда шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров һәм башка рәсми затлар катнашты.
“РИТЭК” компаниясе Көнбатыш Себер һәм Татарстанда нефть һәм газ чыгару белән шөгыльләнә һәм “ЛУКОЙЛ” ААҖ структурасына керә. Бүгенге очрашуда “РИТЭК” компаниясе башлыгы Николай Николаев китергән мәгълүматларга караганда, узган ел Татарстанда компания тарафыннан 800 мең тонна нефть һәм 5 миллион кубометр газ чыгарылган.
“РИТЭК” ААҖ генераль директоры хәбәр иткәнчә, 2010 елда компания тарафыннан республикада яңа нефть ятмасы ачылган, елга төбеннән Татарстанда беренче җир асты торба үткәргече сузылган, хәзерге вакытта башка инновацион проектлар гамәлгә ашырыла. 2010 елда “РИТЭК” Татарстанда хәйрия максатларына 90 миллион сум акча юнәлдергән.
Татарстан Хөкүмәте рәисе Илдар Халиков 2010 елда “РИТЭК” компаниясе эшчәнлегенең уңышлы нәтиҗәләреннән канәгать булуын белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, “РИТЭК” ААҖ төрле социаль һәм хәйрия программаларында республика предприятиеләре өчен үрнәк булуды һәм шулай булып кала да.
Очрашу барышында шулай ук Татарстанда “РИТЭК” компаниясенең алдагы үсешенә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алыштылар. Николай Николаев шулай ук Казан федераль университетында “Лукойл” ААҖ президенты Вахит Алекперовның лекциясен оештырырга тәкъдим итте. Илдар Халиков әлеге тәкъдимне хуплады һәм В.Аликперовның чыгышы КФУ студентларына кызыклы булачагына ышаныч белдерде.