Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов "ТАНЕКО" ААҖнең төзелеш мәйданчыгында булды. Нефть эшкәртү һәм нефтехимия заводлары Комплексының сәнәгать мәйданчыгын карауны Рөстәм Миңнеханов висбрекинг җиһазыннан башлады. Аның әзерлеге турында "ПСО "Казан" ҖЧҖ генераль директоры Марс Гыйззәтуллина сөйләде.
Мал паркларындагы вәзгыять турында "Нефтегазинжиниринг" ҖЧҖ директоры Геннадий Ефремов сөйләде. Якын киләчәктә биредә гомуми төзелеш эшләрен төгәлләргә җыеналар.
Соңыннан Рөстәм Миңнеханов Комплексның факел хуҗалыгына юл тотты. "Камгэсэнергострой" ААҖ генераль директоры Александр Евдокимов сүзләренчә, объект тулаем алганда әзер. Түбән басымлы факел эшкә җигелгән. Югары басымлы хәзерге вакытта факел көтү тәртибендә.
ТР Президентын ТР Премьер-министры урынбасары - ТР энергетика министры Илшат Фәрдиев, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Таһаветдинов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин озатып йөрде.