Рөстәм Миңнеханов: "Бердәм Россия" аша Татарстан федераль үзәк алдында мәсьәләләр куярга тиеш"

2011 елның 3 августы, чәршәмбе
Бүген Түбән Камада алтынчы чакырылыш Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар сайлау буенча 10 нчы гомумхалык праймеризы уза. Түбән Камага республиканың Түбән Кама, Яңа Чишмә һәм Зәй районнарыннан вәкилләр җыелды.
Праймеризда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Үз чыгышында ул ТР җитәкчелеге тарафыннан Татарстанны үстерү өчен нәрсә эшләнүе һәм ниләр эшләнергә планлаштырылуы хакында хәбәр итте. Республика башлыгы РФ Премьер-министры Владимир Путинның “Бердәм Россия” партиясе һәм Халык фронтының көчләрен берләштерү турындагы тәкъдимен хуплады. “Халык фронты “Бердәм Россия” партиясе үсешенә өстәмә этәргеч бирәчәк”, - дип саный Рөстәм Миңнеханов.
“Татарстанның төп бурычы – татарстанлыларның яшәү дәрәҗәсе Ауропа стандартларына туры килсен өчен халыкның тормыш сыйфатын арттыру”, - дип ассызыклады ул. Шуңа бәйле рәвештә ТР Президенты бу максатка ирешү өчен икътисадны үстерергә кирәклеген билгеләп үтте. 2010 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда сәнәгать продукциясе күләме 1 триллион сумнан артып китте. Республика башлыгы ассызыклап үткәнчә, 2016 елга ТР алдында сәнәгать продукциясе күләмен 2 триллион сумга җиткерү бурычы тора.
Рөстәм Миңнеханов нефть чыгару һәм нефть химиясе юнәлешләрен Татарстан икътисадының локомотивы дип атады. Президентның сүзләренә караганда, республика алдында якындагы 20 елда елына 30 миллион тонна нефть чыгару бурычы тора. Түбән Камада нефть химиясенең тулы бер кластеры урнашкан, диде ул. Тагын бер нефть эшкәртү комплексы эшләтеп җибәрү-көйләү стадиясендә, ул елына 7 миллион тоннага якын углеводород чималын эшкәртергә мөмкинлек бирәчәк.
Республика башлыгы шулай ук Татарстанда машина төзелеше комплексының кызу темпларда үсеш кичерүен ассызыклады. Бу, беренче чиратта, Чаллының “КАМАЗ” ААҖ һәм аның базасында автокомпонентлар җитештерүдә дөньякүләм лидер компанияләр белән төзелгән уртак предприятиеләр. Алдагы зур проект – Алабугада «Форд» - «Форд-Соллерс» компаниясе белән уртак предприятие. Тулаем алганда, автомобиль кластерын үстерү мәсьәләләренә җитди игътибар бирергә кирәк, дип саный ул. Президент фикеренчә, “Алабуга” махсус икътисади зонасын да зур киләчәк көтә.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында агросәнәгать комплексын үстерүнең республика икътисады өчен зур әһәмияткә ия икәнлеген билгеләп үтте. Бүгенге көндә республикада гаилә фермалары төзү, шәхси хуҗалыкларга ярдәм күрсәтүгә җитди игътибар бирелә. Республика Президенты тагын бер тапкыр авылны үстерү мәсьәләләренә җитди игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады. “Авылны саклау, аны үстерү милли гореф-гадәтләр, мәдәният һәм телнең саклануын да тәэмин итә”, - диде ул.
Рөстәм Миңнехановның сүзләренә караганда, мәгариф өлкәсенә җитди игътибар бирү зарур. Шуңа бәйле рәвештә ул Татарстанда белем бирүне модернизацияләү программасы гамәлгә ашырылуын искәртте. “Югары квалификацияле кадрлар – безнең зур өстенлегебез”, - дип өстәде ул.
Президент фикеренчә, кешеләр сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спорт белән шөгыльләнергә тиеш. “Спорт белән шөгыльләнү өчен республикада кирәкле барлык шартлар да тудырыла”, - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Татарстанда хәл итүне таләп иткән көндәлек мәсьәләләр аз түгел. Республика башлыгының сүзләренә караганда, “Бердәм Россия” - ТР һәм бөтен ил алдында торган күп кенә бурычларны хәл итүдә булышлык күрсәтәчәк көч ул. “Без Татарстанны илебездә әйдәп баручы республика ролендә күрәбез”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов һәм ТР җитәкчелегенең республиканы алга таба үстерү өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәгенә ышандырды.
Праймериз процедурасы уза торган Түбән Кама хакында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов, беренче чиратта, шәһәрдә экология проблемаларын хәл итүгә игътибар бирергә кирәк, дип ассызыклады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International