Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Түбән Кама, Кама Тамагы һәм Буа районнарында булды. Республика башлыгы урып-җыю эшләренең барышы белән танышты һәм хуҗалык җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Аны вице-премьер – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.
Буа районында ТР Президенты Буа машина төзү заводы һәм җирле авыл хуҗалыгы тауар җитештерүчеләренең продукциясе урын алган күргәзмәне карады. Күргәзмә көзге бодай басуында оештырылган иде. Рөстәм Миңнеханов хуҗалык җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Буа муниципаль районы һәм Буа шәһәре башлыгы Рафаэль Әбүзәров районда урып-җыю эшләренең барышы хакында бәян итте.
“Урып-җыю эшләре яхшы бара. Бер көннән соң суктырылган ашлыкның күләме 1 миллион тоннага җитәчәк. Хәзер ул 800 мең тонна чамасы тәшкил итә. Эш яхшы оештырылган, кешеләрнең кәефе әйбәт. Кайбер районнарда хәзерге вакытта бик кирәкле яңгырлар явып узды”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдән соң журналистларга.
Аның сүзләренә караганда, районнардагы киңәшмәләрдә зур хуҗалыклар, шулай ук шәхси хуҗалыклар һәм гаилә фермаларын үстерү хакында фикер алышалар.