Түбән Новгородта экстремизмга каршы тору буенча ведомствоара комиссиясе утырышы узды

2011 елның 8 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә экстремизмга каршы тору буенча ведомствоара комиссиясе утырышында катнашу өчен Түбән Новгородка эшлекле сәфәр кылды.
Түбән Новгорд Кремлендә узган утырышны Россия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев үткәрде. Ул билгеләп үткәнчә, гаммәви мәгълүмат чаралары “ислам, православие һәм башка конфессияләр арасында җитди проблема килеп тууга сәбәп булган җирлек” тудырмаска тиеш.
“Сүз җентекләп тикшерелергә, мәгълүмат объектив булырга, ул кешеләргә проблеманы кискенләштерә торган элементлардан башка җиткерелергә тиеш”, - диде Рәшит Нургалиев.
Шуның белән бергә, ул Идел буе федераль округы территориясендә еллар буена күршеләрчә дус яшәү моделе формалашуын ассызыклады. Округта 25 меңгә якын иҗтимагый берләшмә, 5 мең дини җәмгыять исәпләнә. Идел буе федераль округында шулай ук 300 меңнән артык студент белем ала.
“Яшьләр экстремизмына бәйле проблема дәүләтнең даими контролендә торырга тиеш, - дип белдерде Рәшит Нургалиев. – Соңгы вакытта төрле социаль катлауларда этноконфессиональ юнәлештәге проблемаларның артуы күзәтелә”.
Россия эчке эшләр министры фикеренчә, экстремизмга каршы тору җәмгыятьнең гражданлык позицисе булырга тиеш.
Утырыш тәмамланганнан соң Рәшит Нургалиев РФ Эчке эшләр министрлыгының Түбән Новгород өлкәсе Баш идарәсе шәхси составы белән очрашу үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International